АКВАРЕЛЬ и. фр.<ит. 1) Су белән изелә, җебетелә торган җилемле буяу. Иске гәзит һәм журналлар арасыннан мин берничә тузанланып беткән акварельләр таптым. Гали Рәхим. Рамнарның берсенә, акварель белән, түгәрәк йөзле хатын портреты ясалган иде. М.Маликова 2) Тасвири сәнгатьнең шул буяу белән эшләнә торган төре. Иртән Зуфирә редакцияләргә ашыга, заказлар ала, үзе өчен акварельләр яза иде. М.Маликова |