АКБҮЗ с. 1. 1) Аксыл күк төсмере булган, күксел төс катышкан ак. Чишмә тын; ул көлми, Тибрәнми, селкенми; Акбүз таш өстендә Тамчылар сикерми. М.Җәлил. Акбүз юргаларга менеп, илләрне гизәр идем. М.Фәйзи

2) Ак төстәге юка киҗе-мамык тукымадан тегелгән яки эшләнгән. --- акбүз халат киеп, шул чагында, Син арчырсың яра канымнан ---. Ш.Маннур. Җиләнен салып, камзулдан утырган, озын акбүз күлмәге тезләренә хәтле җиткән. Ф.Әмирхан

2. и. мәгъ. 1) Аксыл төстәге юка киҗе-мамык тукыма

2) к. акбүзат. – Төкле аягың белән килеп иң, малкай, диде атаем, акбүзнең яңагыннан сөеп. М.Кәрим. Әйе, әйе, озын борынлы, киң күкрәкле акбүзенә менгән Батырай, булат кылычын ялтыратып, урамны бер итеп йөрер, ярлы-ябагайны җыеп, аларның һәммәсенә җир-су өләшер. Мирас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә