АКБУРЛА’У ф. 1) Акбур белән агарту, акшарлау. Мич акбурлау 2) кимс. Кершән, пудра ягыну. Ә инде битне акбурлап, иренне кызарта башласаң, сәгать сигез җиткәнен сизми дә каласың. М.Юныс Акбурлап алу Кыска гына вакыт эчендә акбурлау; тиз генә акбур белән агарту Акбурлап бетерү Бөтенләй яки барысын да акбурлау Акбурлап җибәрү Аз гына, бераз акбурлау Акбурлап җиткерү Тиешенчә акбурлау Акбурлап кую Нәрсәне дә булса ахырына кадәр акбурлау; алдан акбурланган хәлгә китерү Акбурлап тору Әледән-әле акбурлау Акбурлап чыгу Башыннан ахырына кадәр, тулысынча яки барысын да акбурлау |