АКБУР и. 1) Сәнәгатьнең химия, резина һ.б.ш. әйберләр җитештерү өлкәләрендә кулланыла торган, нигездә кальций карбонатыннан гыйбарәт, ак төстәге йомшак известьташ. Акбур составында микроорганизмнарның казылма калдыклары да очрый. Химия 2) Шул известьташның язу-сызу, акшарлау, чистарту өчен кулланыла торган йомшаграк төре. Яз, газиз углым, кара тактаны сыз акбур белән! Г.Тукай. Аршины белән кайчысын, бер шакмак акбурын, инәсен-җебен киндер алъяпкычына төреп чана башына бәйли дә авылларга чыгып китә. Г.Гобәй. – Әни! – дип, ул бераздан йөгереп кайтып керде. – Капкаларга акбур белән цифр сугып йөриләр! И.Гази 3) кимс. Кершән, пудра. Күңелемә хуш килмәде ак йөзең акбур иткәнең! Дәрдемәнд |