АКБАЙ и. 1) Ак төстәге этләргә бирелә торган кушамат. – Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың берлә тор. Г.Тукай. Акбай кәефләнде: – Ну каймагы әйбәт икән, – Диеп мактады. Һ.Такташ. Бер этебез Акбай, бер этебез Сарбай. Г.Бәширов 2) сөйл. Гомумән, нәселсез эт, урам эте |