АКАЮ ф. 1) Авыртудан яки берәр төрле физик газап кичерүдән, күзләрнең агы әйләнеп, хәрәкәтсез хәлдә калу 2) Түгәрәкләнеп, зур булып ачылу. Көчәнеп кычкырудан һәм ярсудан булса кирәк, аның зәңгәр күзләре акайган, муен тамырлары бүртеп чыккан иде. И.Гази. Андый авыруларның калкансыман бизләре зурая, күзләре акая. Биология 3) Ярсудан күзләр күрмәс хәлгә килү яки төссезләнү. Мондый җаваптан соң, Маликның күзләре акайды, борын яфраклары уйный башлады. И.Гази Акаеп йөрү 1) Һаман күзгә бәрелеп, як-ягына карангалап йөрү. --- керәч белән бизәлгән дәү мичләрне, дивар тулы шәрык нәкыше, рәсем, кәкре кылыч, алтатарларны күргәч, тилебәрән орлыгы ашагандай, гел акаеп йөрде. В.Имамов 2) Абына-сөртенә йөрү Акаеп калу Акайган хәл, торыш алу. Жихрайның күзләре генә акаеп калган, рәтләп сүзен дә әйтә алмый, янәсе. Ш.Камал. Өлкән камның тары бөртегедәй елтыр күзләре чәчрәп чыгардай булып акаеп калды. Н.Фəттах Акаеп китү Көтмәгәндә, кинәт акаю. Мәһдинең күзләре акаеп китте, ачылып калган авызыннан сүзе аңламаслык булып гыжылдап чыкты. Гөлшәhидә Акаеп тору 1) Әле, хәзер акайган торышта булу. Акылы юк башка акаеп торган күз үсәр, Тавышы юк авызга шыбырдаган сүз үсәр. Мәкаль. Сыңар күзе акаеп тора... З.Хәким 2) күч. Күзгә артык бәрелеп тору, ачык күренеп тору (төс, бизәк, формага карата әйтелә). Ансар урнашкан фатир – ике катлы агач йорт, Дегетле урамының теге башында, алгы тәрәзәләре белән шәһәр күленә акаеп тора. К.Кәримов Акаеп чыгу Акайган хәлгә килү. Болай ук булыр дип уйламаган иде Афзал: аның күзләре акаеп чыкты, үзе, лач итеп, идәнгә төкерде. Г.Шәрипова. Тилебәрән орлыгы ашаган сыман, һәммәсенең күзе акаеп чыккан, авызларын бүрек йотардай ачып үкерәләр: – Безнең батыр җиңде! Алёша, Алёша! В.Имамов Акая бару Торган саен ныграк акаю Акая төшү Бераз, беркадәр акаю |