А’К АЮ и. зоол. Аюлар семьялыгыннан, куе озын ак төстәге йонлы, сузаеп торган муенлы, озынча танаулы, тырнаклары эчкә бөгелеп торган юан аяклы, кыска койрыклы имезүче эре ерткыч хайван. «Көтмә инде син кызыңны, аны Ак аю алып китте», – диләр тегеләр. Әкият. Зал идәненә ак аю тиресе җәелгән, киң табаннары як-якка тырпаеп тора, озын муенын сузган. Г.Госман |