АКАЙТУ ф. Күзләрне зур итеп ачып карау. Яраббем, бервакыт әлеге мәхдүмә шул гөнаһсыз хатынга, күзләрен акайтып, котырган эт кебек ябышмасынмы? Ш.Камал. Кан баскан күзләрен усал акайтып, ул шәкертләр өстенә карлыгып кычкырды. Ә.Фәйзи. Хәлдән таеп, шунда күз акайтып, карап тора кайсыберләре. М.Гали

Акайта бару Торган саен ныграк акайту

Акайта төшү Тагы да акайту

Акайтып алу Кыска гына вакыт эчендә, тиз генә акайту, кинәт акайту. Җәмилә исә артына борылды да Галимәгә күзен акайтып алды. Н.Фəттах. Таешова исә, Комзинаны күрү белән, усалланып, көндәшенә күз алмаларын акайтып алды. М.Насыйбуллин

Акайтып җибәрү Кинәт акайту. Бәбәген бер акайтып җибәрсә... А.Гыйләҗев

Акайтып йөрү Һәрвакыт, гел акайган хәлдә булу, күзләренә ни дә күренмәү. Бу нәкъ Гайдарлар ише җыен әтрәк-әләмнәрнең, капитализм төзибез, яңача яши башлыйбыз, дип, бәбәкләрен акайтып йөргән чаклары иде. И.Хәйруллин

Акайтып кую Акайган хәлгә китерү

Акайтып тору Әле, хәзерге вакытта акайту. Нәрсә күзеңне акайтып торасың тагы? Д.Аппакова. Эләктереп алдым да мин моны, коридорга сөйрәп алып чыгып, үзеннән дә уздырып сүгендем. Күзләрен акайтып тора. Т.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә