АКАДЕ’МИЯ и. гр. 1) Фән һәм сәнгать эшчәнлегендә җитәкчелек итә торган, югары квалификацияле дәүләт учреждениесе. Академия театры сәхнәсендә традицияләр яңаруга багышлап, сәнгать белгечләре аерым бер хезмәт язарлар әле, дигән уйдан минем әле кире кайтканым юк. Г.Ахунов. [Илсөянең әнисе] Академия театрында барган яңа спектакльләрнең берсен дә калдырмый. Ф.Яруллин. Татарстан Фәннәр академиясе 2) Кайбер югары уку йортларының исеме. Хәрби академиягә керер өчен, ике тапкыр Мәскәүгә бардым. Ф.Яруллин. [Командующийның] Кайсы академияне тәмамлавын хәтерләмим, әмма чыраеннан ук күренеп тора: зур тәрбия алган укымышлы кеше. Г.Бәширов. Хәрби медицина академиясе |