АКАДЕ’МИК II с. 1) Текстлар һәм аның вариантлары чагыштырып фәнни тикшерелгән, аларга искәрмәләр, комментарийлар, белешмәләр бирелгән, чыганаклары күрсәтелгән, иң тулы (басма хезмәт турында). Ә мин, белгәнегезчә, фәнни хезмәт язмадым, шулай ук классикларыбызның академик басмаларын әзерләү, ягъни әсәрләрнең беренчел чыганакларын эзләү, чагыштыру белән дә шөгыльләнмим. Г.Галиева. Тукай әсәрләренең академик басмасын әзерләү. Мәдәни җомга

2) Академизм принципларына иярә торган. Академик сынлы сәнгать

3) Теориягә генә корылган, гамәли ягына игътибар итмәгән. Академик бәхәс

4) Югары уку йортларында уку чорында авыру яки башка төрле сәбәп белән алынган. Данис, белешмә җибәреп, академик ял бирүләрен сорады. Ә.Моталлапов //Югары уку йортларының эшчәнлеге белән бәйләнгән. Академик ел

5) Хөр фикерле; ирекле, бәйсез. Дөрес, университетта яшәп килгән мондый академик атмосферага югарыдагы бюрократия аяк чала. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә