АК IV и. гар. диал. «хак» сүзеннән Хаклык, хакыйкать, дөреслек. Акны яклаган алкыш алыр, караны яклаган каргыш алыр. Мәкаль. Акка кара йокмый. Мәкаль. Бар шундыйлар: күрәләтә, Акны ак түгел, диләр, я ишектән йөрмичә, Тәрәзәдән йөриләр. Ә.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә