АК II и. 1) мед. Нәрсә белән дә булса зарарланудан яки авырудан соң, күзнең мөгез катлавында була торган аксыл тап. Абдулның, кызамык авыруыннан, бер күзенә ак төшеп калган. Ф.Хөсни. «Тукайның кайсы күзенә ак төшкән булган?» дигән сорауга галимнәребезнең әлегә төгәл җавабы юк. Р.Батулла. Үзе туган өязендә ул [Тукай] солдатка каралырга тиеш була, һәм аны, күзенә ак төшкән сәбәпле, патша хезмәтенә яраксыз, дип табалар. Идел 2) Күзнең бәбәк тирәсендәге ак өлеше. Әти миңа күзенең агы белән карады. Ә.Еники 3) Йомырканың, сарысыннан тыш, пешкәч ак төскә керә торган үтә күренмәле сыек өлеше |