АК I с. 1. 1) Кар, сөт төсендәге; киресе: кара. Тышта мамык кебек ак, йомшак беренче кар ява башлаган иде. А.Шамов. Малайга үзеннән дә зур баян китереп тоттырдылар. Ак төймәле, бака ягында да шундый ук ак төймәләр. Ф.Хөсни. Андагы хисапсыз вак күлләр өстендә төтен төсле куе ак томан җәелгән. Гали Рәхим. Бервакыт агач яфраклары арасында Мәдинәнең алсу чәчәк төсендәге күлмәге һәм ак кар төсле баш яулыгы Фәтхинең күзенә чалынды. Ш.Камал 2) Үз төсен югалткан, чал, чаларган, көмеш төсле. Катлаулы иҗат юлында аларның уңайлары да, тискәреләре дә, көлкелеләре дә, яшь егетләр дә, ак сакаллы картлар да бар. И.Илялова. Каюм бабай урта буйлы, киң маңгайлы, ак сакаллы, түземлелек сыйфаты йөзеннән беленеп торган алтмыш сигез яшендә фәкыйрь бер карт иде. А.Таһиров. Маңгае өстендә генә өч бөртек ак чәч күреп, Халисәнең тарак тоткан кулы кинәт туктап калды. Р.Юсупова 3) Ялтырап торган көмешсыман төстәге, өстеннән никель йөгерткән. Хатыны гөрләп торган ак самавырны яшел чәчәк төшерелгән кечкенә поднос өстенә кертеп куйды. А.Шамов 4) Борчылудан, каушаудан, авырудан йөзе үзгәргән, төсе, чырае киткән, агарынган. Ак йөзенә түземсезлек билгесе чыккан Ләлә Халидова Хафиз Гайнуллин каршына килеп басты. Г.Әпсәләмов 5) махс. Ике яки өч сүздән торган зоологик һәм биологик терминнарның (атамаларның) беренче кисәге. Ак чыршыны, икенче төрле әйткәндә, «себер чыршысы» дип тә йөртәләр. Биология. Ак аю. Ак гөмбә. Ак күрән. Ак төлке 6) күч. Чиста, керсез, пычранмаган, юылган (кием-салым турында) 7) күч. тар. Революциягә һәм Совет хөкүмәтенә каршы булган. [Вәли: (Фәттахка)] Менә сезнең атыгызны кем алып киткән иде. Ниндидер ак әфисәр, опять-таки байгура малае. Т.Гыйззәт 8) күч. Алдынгы; укымышлы, прогрессив. Алла хакына, гафу итегез! Бик югартын күз салырга башладык әхлакка без, Кер күңелдә күплегеннән бармыйбыз ак якка без. Г.Тукай. Сездәй ак фикерле мулланы моңарчы очратканым булмады. Мирас 9) күч. Язмыйча, буш калдырып, фикернең тәмамланмавына, яшерен эчке мәгънә булуына ишарә иткән. Ак баганалар, күп нокталар, тәмамланмаган фикерләр, имзасыз басылган мәкаләләр – полиция һәм цензура эзәрлекләүләренең ачык мисаллары. Р.Әмирхан. Ак юл 2. и. мәгъ. 1) аклар күпл. Шашка, шахмат кебек спорт уеннарының ак яки ачык төстәге фигуралары 2) аклар күпл. тар. Революция һәм Совет хөкүмәтенең дошманнары, акгвардиячеләр. Чынлап та, язга чыгу белән, дөньялар тагын буталып китте. Аклар-кызыллар сугыша башлады. Ә.Еники. Хәлим баржада тоз бушатучы егеттән күп нәрсәләргә өйрәнде, һәрхәлдә ул акларның кем икәнлекләренә ачык төшенде. И.Гази. Байлар очы бөтенләй котырынган. Совет яклы кешеләрне акларга чагып кына торалар. К.Тинчурин 3) аклар күпл. сөйл. Затлы, җиңел, кешлеккә кия торган кием тегүчеләр. Безнең авылда алты тегүче булып, болар ак һәм кара тегүчеләргә бүленәләр иде. «Аклар» – пальто, бүрек, костюм, мундир, тужурка, «каралар» толып, тун, тире чалбар, бишмәт тегәләр иде. М.Мәһдиев 4) Ак яки ачык төс. Алтынчәч – гаҗәеп чибәр, саф күңелле, шигъри җанлы кыз. Аны актан киендерү мәгъкуль булырдыр, декорация дә аның сафлыгына тәңгәл килергә тиештер. Мирас 5) Чиста кәгазь, төзәтелгәннән соң шул кәгазьгә күчереп язылган кулъязма, каралама түгел. Женни Маркс әсәрләрен акка күчергән. Г.Кутуй. Ниһаять, «Яктылык» дигән поэма язып бетердем. Акка күчереп, әтиемә бирдем. Җ.Фәйзи. Башымда туганны кәгазьгә төшерергә, караламага теркәлгәнен акка күчерергә дә --- вакытым булмады минем. Мәдәни җомга 6) гади. сөйл. Аракы мәгънәсендә. Син, сыраны керткәнче, кара сыраның эченә бераз акны тамызып керт. Г.Камал. Ул арада Шәңгәрәй этажерка артыннан бер бөтен акны тартып чыгарды. Үзе: – Аракысыз пилмән харам ул! – дип шаярта-шаярта, учына сугып ачты. Г.Ибраһимов. – Миңа бер генә рюмка акны бирсәгез иде, – дидем мин, хуҗаларның тәкәбберлеген сытып. Шуннан китте ыгы-зыгы… Баксаң, тегеләрнең агы бөтенләй юк икән. М.Мәһдиев ◊ Ак бәхет Борчусыз, тыныч, уңайлы һәм уңышлы язмышлы яшәеш. Ак бәхетләр тели-тели озатканда, Карап калам күз керфегем талганчы. М.Фәйзи. Шанлы тарих – үткәннәрең, Ак бәхетләр – көткәнең. Р.Вәлиева. Ак билет Солдат хезмәтенә яраксыз дип табылып, шуны раслап кулга бирелгән таныклык. Наборга кергән көнне, туксан мыскал күкерт яндырып, аның төтенен иснәде, аның да файдасы булды. Менә шул юк кына нәрсәләр аркасында, кулына ак билетны эләктерде. К.Тинчурин. Комиссия, Фәйзуллага ак билет бирергә һәм аны солдат хезмәтеннән бөтенләйгә коткарырга, дигән карарны чыгарды. Ф.Хөсни. Ак дими, кара дими 1) Аерып, талымлап тормыйча, барына риза булу, талымламый ашау; 2) Кемнең йогынтысы зуррак булса шуңа, кем икәнен аермый, ияреп йөрү, тикшереп тормау; 3) Бер сүз дә эндәшмәү. Ак җәймәле көн туу Ниһаять, кайгылар, борчулар арта калып, шатлыклы, бәхетле заман килү. Ак җеп белән генә типчегән Нәрсәнең дә булса аннан-моннан гына эшләнгәнен күздән яшерергә маташу, әмма яшерүе беленеп, күренеп тору. Ак җир Кайбер сөйләшләрдә: сөрелмәгән ялан җир, дала җир; яткын җир; чирәм җир. Акка кара белән язган (язылган) Беркая да яшереп булмый торган эш, хәл; инкяр итеп булмый торган дәлил. Әмма шулай да, яратуыңны аңлатыр өчен, барыбер, хат язу кирәк икән. Акка кара белән язмыйча торып, кызларны ышандыруы читен икән. Ә.Еники. Акка кара ямау Эшне төзәтәм дип бозып кую; оста хәйләли белмәү, хәйләсе ачык күренеп тору. Хәйләң – акка кара ямау шул, сикрит-микритләреңне мич башында сөйләшерсең. Б.Каюмов. Ак кул 1) Эшләми, хезмәт итми, кеше көченнән файдаланып яшәүче; эш сөйми торган кеше; 2) Аристократ. Ак күбеккә бату (батыру) Озак чабып, бик ашыгып килү. Ак күбеккә төшү к. ак күбеккә бату. Ак күбеккә төшкән атның урман юлыннан чабып килгәне күренгән. Ф.Хөсни. Ак күке – ят күке Башкаларга катышмый; ияләшми торган, үзенә бер ят кеше. Ак күке – ят күке булып калмаммы? Ш.Маннур. Ак күңел (күңелле) 1) Намуслы, саф, керсез, гөнаһсыз, пакь уйлы, гадел, ихлас күңелле; 2) Йомшак, ягымлы, җылы. Кунакларны ак күңел, ачык йөз белән каршы алу. Акны карадан аермау Яхшы белән яманны аера алырлык тәҗрибә булмау. Ак өстенә кара төшерү Гаепсез кешеләр өстенә ялган яла, әләк, донослар язып, берәр кешене һәлак итү. Ак өстендә кара кебек Аермачык аерылып, күзгә бәрелеп торган. Ак өстендә кара таныган (аерган) 1) Хәреф таныган, укыган, укый-яза белгән, грамоталы; 2) Яхшыны яманны аера белгән. Ак сакаллы карт булган булыр идем Кемнең дә булса, тәҗрибә җитмәүдән, хата эш эшләвенә үкенеч белдереп әйтүе. Ак тап Билгесез булып калган, ачыкланмаган, ачылмаган. Бу китап әлеге ак тапны бетерү йөзеннән, бай мәдәни мирасыбызның моңа кадәр ачылмаган тармагын халыкка кайтару максатыннан чыгып язылды. М.Арсланов. Ак төшү Чәч яки сакал агару, чал төс алу. Бер экспедициядә күңелсез хәл булды. Ул хәлдән соң минем чәчләремә ак төште. М.Мәһдиев. Ак эчле Эчкерсез, саф күңелле, кешегә яхшылык теләүче һәм кеше бәхетен сөенеп кабул итүче. Ак эш Физик көч таләп итми торган, акыл, зиһен ярдәмендә башкарыла торган эш яки, тегү-чигү кебек, буялмый, керләнми торган кул эше. – Ике кулың белән рәхәтләнеп ит ашыйсың, бал-май эчендә йөзәсең килсә, әнә шундый ак эшкә өйрәнергә кирәк, – диде Габделбарый агай Кәшфигә. – Кара эшне аны мәнди анасы да булдыра... М.Мәһдиев. Ак юл 1) Юлга чыгучыга уңышлы юл теләге. Палубадан берәү кул изәде – Берәү китә ерак сәфәргә. Яшем тыеп, аңа ак юл телим, Мин каламын монда яшәргә... Р.Идиятуллин; 2) Өйләнешүчеләргә якты, бәхетле яңа тормыш юлы теләп котлау. Ак юллар, бәхетле тормышлар телим. М.Фәйзи. Ак ябалак сөте Аракы. Стаканнарда «ак ябалак сөте» һәм вәссәлам! Ш.Маннур. Ак як 1) Казаннан төньяктагы тараф, Казан арты ягы. Алат юлы – ак як; 2) Өйнең түр ягы, зал. Ак яктагы лампыга ут кабызып җибәрегез әле. И.Гази. Ак яка(лар) тар. 1) Элек, модага ияреп, европалыларча ак катыргы яка киюче яшь татар зыялылары. Ул зыялыдыр, беләмсез, мәгърифәт-хикмәт сата; Манжет алган ун тиенгә, биш тиенгә – ак яка. Г.Тукай; 2) Кадимчеләрнең җәдитчеләрне мыскыллап атап йөртү сүзе. Әнә тагын бер ак якасы муенын катырып монда килә, тиргәп җибәр кафирне! Н.Исәнбәт; 3) Һөнәре буенча физик хезмәт белән шөгыльләнмәүче, интеллектуаль хезмәт өлкәсендә, гадәттә җитәкче урында эшләүчеләр катламы |