АЙ-Я’Й ы. 1) Куркыну, аптырау, тирән борчылу, кайгыру хисләрен белдерү өчен кулланыла. Шунда бер малай, минем аркага бармагы белән төртеп: «Ай-яй! Нинди яман шеш!» – дип әйтеп салмасмы! Җ.Фәйзи

2) Үпкәләү, шелтәләү, ризасызлык хисләрен белдерү өчен кулланыла. Ай-яй, кыланып та карадың инде?

3) Соклану, гаҗәпләнү, зур куаныч, шатлык хисләрен белдерү өчен кулланыла. Мин боларны малайларга сөйлим. Алар, «ай-яй, күпне белә бу» дигәндәй, авызларын ачып тыңлыйлар. Җ.Фәйзи. Без алар белән Сөембикә манарасын карарга бардык. Ай-яй, биек икән! Җ.Фәйзи. Бүлмәдә иң элек ул зур-зур тәрәзәләрне күрде. Ай-яй олы! Ишегалды ап-ачык күренеп тора! А.Гыйләҗев

4) Шикләнү, икеләнү, ышанып бетмәү хисләрен белдерә. Ай-яй, булдыра алырсыңмы икән?



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә