АЙҺАЙЛА’У ф. 1) «Ай-һай» дип, икеләнү, шикләнү, ышанмау яки гаҗәпләнү, соклану хисләрен белдерү 2) Көтүне, эш хайваннарын, ауда җәнлекләрне куганда шундый ымлыклар белән кычкыру 3) Төрле яктан кычкырышу, шаулашу. Алар, айһайлап, кырык тамактан кычкырып, кранны утыртып та куйдылар. А.Гыйләҗев Айһайлап алу Бераз вакыт айһайлау, төрле авазлар чыгарып кычкыру. Урмандагы җиләкчеләр, адашмас өчен, айһайлап алдылар Айһайлап җибәрү Кинәт барысы да айһайлый башлау. Бу хәбәрне ишеткәч, барысы да айһайлап җибәрделәр Айһайлап тору 1) Әле, хәзерге вакытта айһайлау 2) Бераз, берникадәр айһайлау |