АЙ-ҺА’Й ы. 1) Күңел күтәренкелеге, шатлану, куану, соклану, гаҗәпләнү, канәгатьлек һ.б.ш. хисләрне белдерү өчен кулланыла. Кайгысы юк ул песинең, тик һаман уйнау уе; Бик шаян! Ай-һай наян! Уйнарга хәзер көн буе. Г.Тукай. Ай-һай, бу елга! Аш та ул бирә, су да эчерә. Тәнгә саулык та, Җанга шатлык та – барын җиткерә. М.Кәрим. Ай-һай ла, партия-совет эшендә тәҗрибәсе ташып торган кеше белән, Моназыйр абыең белән ягъни, алышуы җиңел булмастыр. М.Хуҗин

2) Икеләнү, шикләнү, уйлану, чамалау, раслау, хуплау, ышану һ.б.ш. хисләрне белдерү өчен кулланыла. Ай-һай, булдыра алырсыз микән? Т.Гыйззәт. Гыймай энем! Ай-һай, дөрес булырмы икән бу? Г.Бәширов. Ай-һай, килешер микән безгә алай кылану? Д.Аппакова

3) Ачулану, тиргәү, шелтәләү, зарлану, сукрану һ.б.ш. хисләрне белдерү өчен кулланыла. Ай-һай начар бу малай! М.Гали

4) Ис китмәү, санга сукмау, кимсетү, мыскыл итү, сарказм, ирония һ.б.ш. хисләрне белдерү өчен кулланыла. Йомыш төшкәч үзәнмени? Ай-һай!.. Остарып киттегез, егетләр. К.Тинчурин

Ай-һаенда да юк Исендә дә юк, уйлап та карамый. Ай-һай салу (салып йөрү) Аптырау хәлдә ярдәм сорап яки үзенең берәр кайгы-сагышы эченә сыймаудан ай-һай килеп йөрү, айһайлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә