АЙНЫТУ ф. 1) Аек хәлгә китерү. Исерекне айнытып чыгару пунктына озаттылар, ә шиклене, ачыклау өчен, милициягә тапшырдылар. Г.Минский 2) күч. Агарту, аңлы итү, аң-белем бирү. [Нурулла] Авылны иске тормыш томаннарыннан айнытуда бөтен көчен куеп, төпкә җигелгән ат шикелле, эшкә чумды. С.Рафиков 3) күч. Хыял дөньясыннан чыгару, акыл белән уйлап эш итәргә мәҗбүр итү. Кияү егетен «сигез яки ун ел» дигән сүз айныткан, ул тиз генә үзенең нәсел-нәсәбен — егетләр, яшь ирләрне җыйган да кызны урлап алып калмакчы була. М.Мәһдиев. Безнең сабый күңелләр ялгышмады: безне кырык беренче елның июне айнытты. М.Мәһдиев 4) күч. Фикереннән, уеннан, ниятеннән кире кайтару. Бераздан хатынны машина белән алып киттеләр. Шушы хәл чираттагы халыкны айнытырга тиеш кебек иде, тик чират котырганнан котырды. Ф.Яруллин. Әгәр Галиябануны Хәлилдән айнытып, иртәгүк миңа никах укытып бирә алсаң, туйлык мәһәрләрдән башка, үзеңә – мең сум. М.Фәйзи. [Зифа:] Юк, юк! Мине андый сүзләр белән генә айныта алмыйсың инде. М.Фәйзи Айныта алу Кыска гына вакыт эчендә, тиз арада айныту Айныта төшү Беркадәр, бераз айныту. Киленнең зур ачылган, очкынланган күзләре, гарьләнеп калтыраган газаплы тавышы карчыкны айныта төште. Г.Бәширов Айнытып бетерү Бөтенесен айныту; бөтенләй, тулысынча айныту Айнытып җибәрү Бераз, кинәт айныту. Мәктәп бинасы эчендәге тынлык Нургалине уйларыннан айнытып җибәргәндәй итте. Ә.Еники. Тамараның сүзе мине айнытып җибәрде. Ф.Яруллин. Миңниса апа артыннан ук Мирхәйдәр абзый кайтып керде, һәм аның борчулы кыяфәте Габдулланы мәхәббәт исереклегеннән берьюлы айнытып җибәрде. Ә.Фәйзи Айнытып тору Бераз, берникадәр вакытка айныту. Ул якынрак килә башласа, идәнгә бер лампочканы ыргытам. Аның шартлау тавышы Айтуганны күпмедер вакытка айнытып торгандай итә. Ф.Яруллин |