АЙНЫТКЫЧ и. 1. Айныту йорты. Атна буе ач-ялангач, пычрак, сасы, кандалалы агач сәке өстендә – айныткычта әвәләнәсең. Мәдәни җомга

2. с. мәгъ. 1) Айныта торган. Айныткыч дару

2) күч. Аңга китерә, акыл бирә торган, нык уйланырлык. Мин инде күптән саташкан булыр идем – ярый ла мәхәббәтеңдә янәшә яши исерткеч наз һәм айныткыч нәфрәт. Р.Харис



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә