АЙНЫК с. сөйл. к. аек. Ләкин, олуг татлы хиссияткә бирелеп ятудан бигрәк, ул, айнык акыл белән, булып үткән хәлне ничек тә аңларга тырыша иде. Ә.Еники. Хәзер, айнык акыл белән уйлап карасаң, бу кыланышларда әллә ни зур җинаять булмаган кебек, --- шул ук вакытта мәҗбүрияттән туган садә тәвәкәллек икәнлеген дә аңлавы читен түгел. М.Госманов. Бу мәсьәләне антропонимнар, ягъни кеше исемнәре яссылыгына күчереп карасак, милли үзаңны тарихи традициягә айнык һәм әдәпле мөнәсәбәттә күзәтергә мөмкин. М.Госманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә