АЙНУ ф. 1) Исерек хәлдән чыгу, исерткеч эчемлек тәэсире бетү. Ул хәзер исереклегеннән шактый айныды, Гафифә кайтып кермәгәнгә борчыла башлады. Ш.Камал. Эчертеп, исертеп сыйлаганда, һәммәсе дә сиңа дус булып, әллә ниләр эшләргә вәгъдәләр кылалар, айныгач, макмыр башларыннан бар вәгъдәләре дә очып беткән була. Г.Камал. – Бераз айнысын, – диде ачу белән Ифрат, – аннан тикшерербез. А.Расих 2) Чирләүдән, авырту-сызлаудан туктау, савыгу. Тик теге таза егетнең авыру иптәше генә, әле дә булса, үзенең авыруыннан айный алмаган. М.Гафури 3) Аңын җуйганнан яки каты йокыдан соң аңга килү, уяну; аңлы фикер йөртә алырлык булу. Ул, елавыннан айнып, вакыт белән кызыксынырлык хәлгә җиткәндә, сәгать уникенче иде инде. А.Расих. Авыр уйлардан айнырга тырышып, шул ритмны тыңлап кайтам. М.Мәһдиев. Мин, йокыдан айныр өчен башымны селким дә, Челтер чишмәгә йөгерәм. М.Галиев 4) Исерткеч, дару, чәй һ.б.ш. нәрсәләрнең озак вакыт ачык килеш тору аркасында көче, тәэсире кимү, искерү. Әче бал айныган, бөтенләй тәме калмаган 5) Аңлап алып, карашны, фикерне үзгәртү, элеккеге фикердән, нияттән кире кайту. Укытучы абыйсы да айныган: «Ничек соң, әллә алып кына калыйкмы кызны?» – ди. М.Мәһдиев. Шуннан җиде балалы безнең гаиләне аларның кечкенә йортына, ә аларны безнең зур йортка күчерәләр. Авыл халкы берәр атнадан соң айный: ни өчен? Нигә болай? М.Мәһдиев. Зифа айныган. Шунлыктан, һәммәбез дә битебезгә олтан каплаган хәлдә, сезне өйгә кабул итми торырга туры килә. М.Фәйзи 6) Тирән кичерешләрдән арыну, көчле тәэсирләнүдән нормаль хәлгә кайту. [Һади Такташ] Куе чәчен сыпырып, ашыкмый гына сөйли башлаган иде, ниндидер хисләрдән айныган залдагылар кул чаба башладылар. Җ.Фәйзи. Мин әле Салих белән очрашудан айныганым юк, мин әле аның сүзләрен күңелемдә йөртәм. Ә.Еники. Тынып калдылар, күккә ашканнар иде сыман, кемдер дәшеп, капылт икесен дә җиргә төшерде – айныдылар. М.Хәбибуллин. Менә шундый төш, Олег. Билгеле, син төшләргә ышанмыйсың, ләкин мин төштән һич айный алмыйм. Ф.Яруллин Айный бару Акрынлап айну, аз-азлап аңына килү Айный төшү Беркадәр, бераз айну. Апасы, күрешү ыгы-зыгысыннан айный төшкәч, яулык почмагына күзләрен сөртеп, мышкылдарга тотынды. Казан утлары. Бераз айный төшкәч, минем кемгә дә булса зарымны сөйлисем килә башлады. Казан утлары Айнып бетү Тулысынча аек хәлгә килү, бөтенләй айну. Йөзе йокыдан айнып бетмәгән. Т.Галиуллин. Икенче көнне язучылар, поездга утырып, Казанга юл алалар. Фатих Хөсни һаман әле айнып бетмәгән була. Р.Батулла Айнып җитү Бөтенләй айну. Йокысыннан һаман әле айнып җитмәгәнме ул, кем килгәнен, ни өчен килгәнен аңлап җиткермәгәнме, – ләкин аның бу кадәр ваемсыз тынып утыруын аңлавы читен иде. Ә.Еники. --- Тинчурин, Болгарская, Синяеваларның сокландыргыч уеннары… Әле дә менә шулардан айнып җиткәнем юк… Ә.Еники. Юк, айнып та җитмәде, ә арткы урыннарның берсендә утырып барган хуҗасының нидер әйткәнен генә ишетте бугай. Казан утлары Айнып калу Кинәт айныган хәлгә килү. Уйлардан бүленеп, кинәт айнып калдым. Р.Вәлиев Айнып килү Акрынлап, аз-азлап айный башлау. Туган апамның операциясеннән айнып кына килгән чагы булган. Р.Батулла Айнып китү 1) Көтмәгәндә, кинәт айну. Зәйтүнә чиләк-көянтәләрен иңенә күтәрә башлагач кына, [Сәфәргали] кинәт айнып китте. Ф.Хөсни. Солтан айнып киткәндәй булды, тирә-ягына каранды. Г.Шәрипова. Баскычтан ничек төшкәнемне хәтерләмим. Урамда бер су колонкасы янында гына айнып киттем. Ф.Яруллин |