АЙМЫЛЫ’Ш БУЛУ ф. Очрашмау, бер юлда булып та бер-берен күрмәү. Без бүгенге очрашуга гаҗәпләнмәдек тә шикелле. Ә менә Шәриптә аймылыш булуыбызга торып-торып исебез китте. М.Кәрим. Яшь аркылы сынык тавыш белән иренә сораулар бирде: – Кайда очраштыгыз? Ничек кенә булды соң бу? Ничек аймылыш булмадыгыз? Ә.Фәйзи. Юлларыбыз аймылыш булды шул безнең. Минем техникум тәмамлаганны, армиядән йөреп кайтканны көтеп ала алмады Газизәм. Мәдәни җомга |