АЙМЫЛЫШ рәв. 1. 1) Аркылы-торкылы, берсе өстенә икенчесен атландырып. Күкрәкчәнең баулары аймылыш тегелә

2) диал. Хәрефләре ачык язылмаган, таный алмаслык итеп. Аймылыш язган хатны укып та булмый

3) диал. Ялгыш, хаталык белән. Мин монда аймылыш килеп кердем

2. хәб. функ. Туры килмәгән, очрашмаган хәлдә. Кайдан белеп бетермәк кирәк. Мин – төнге сменада, ул – иртәнгесендә. Без һаман аймылыш. К.Нәҗми

Аймылышка яңгылыш Юлда бер-берең белән очрашмау аркасында, ялгышып, икенче җиргә килеп чыгу. Мин монда – аймылышка яңгылыш кына килеп эләккән кеше



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә