АЙМАК и. монг. 1) диал. Җир, урын, төбәк. Гата абзый, сызгыра-сызгыра, урам буйлап түбән аймакка таба узды. Н.Булат. Алар башлыгы Буян би Күчем ханны олылап каршы алган һәм төрле аймакларга атчабарлар җибәргән. Риваятьләр һәм легендалар

2) Нәсел-нәсәп, ыру; кавем-кабилә. – Менә шулай, – дип хикәясен тәмамлый Михаил Тихонович, – монголларда бала туу – зур бәйрәм, бөтен аймак бәйрәме. М.Мәһдиев. Аларның бабалары бер аймактан булган

3) иск. Төркем, даирә. Синең урының – үлекләр аймагында. Дәрдемәнд. Җитмәсә, бу кичне тышта, җир-күкне томалап, өермә буран кузгалды, әйтерсең үлекләр аймагындагы җен-пәриләр өй артында улады. Ф.Мансуров

4) диал. Ишле гаилә. Аймак булгач, эш тиз бетә. Әйтем



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә