АЙЛЫК I с. 1) Тулы бер айга караган, бер айга исәпләнгән. «Әхмәт кода миңа математикадан бер айлык дәрес планнары төзеп калдырган, рәхмәт яугыры», – дип, сөенеп искә ала иде шул апа. М.Ибраһимов. Көндәлек эшеңне дә алып бар, шул ук вакытта айлык исәпне дә йомгакла. И.Салахов

2) Саннар янында шул сан күрсәткән айга исәпләнгән, шулкадәр ай эчендә башкарыла торган. Бу салкынлык әниләре карточкага алып кайткан ярты айлык конфетны бер утыруда өчесенә ашатып бетергәч тә бетмәде. Г.Гобәй

3) Күпмедер айга сузыла торган, күпмедер ай дәвам итә торган. Мәскәүдән алты айлык курсларга чакыру килеп, «кемне җибәрергә?» дигәндә, җитәкчеләр Нургалиевне атадылар. А.Гыйләҗев. Өч айлык компьютер курслары оештыру

4) Бер ай эчендә җыелган, тупланган яки җыела, туплана торган. Айлык явым-төшем. Айлык савым

5) Аена бер тапкыр чыга торган, айга бер була торган. «Яңа япун мөхбире» – урта форматлы айлык журнал. Х.Миңнегулов

6) Туганнан соң ничәдер ае тулган. Алты айлык бала, елый-елый, Капшый аның сулган күкрәген. М.Җәлил. Ахыр чыдамады, кулындагы алты айлык кызы Факиһәне Гайнигә тоттырды ---. Г.Ибраһимов

7) Бер ай өчен түләнә (бирелә) торган. Шул көннәрдә генә солдатларга, фронттагы күтәренке ставка буенча, 75 әр тиеннән айлык жалованье бирделәр. К.Нәҗми. Рудольф Хәмитович, бухгалтериягә кереп, айлык хезмәт хакыгызны алыгыз да тыныч күңел белән яңа фатирыгызга күченегез! Р.Вəли



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә