АЙЛЫ I с. Ай нуры яктыртып торган, ай нуры сибелгән. Иделгә сузылган айлы юлдан Тын гына, моң гына җыр ага. Җыр. Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер егет Киткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп. Г.Тукай. Аның [кызның] кичәдә ерак айлы күктән килгәнгә охшаш гаҗәеп моңын яңадан ишетәм. Г.Ибраһимов. Кышкы шактый салкын айлы төн иде… Ә.Еники |