АЙЛАП рәв. 1) Айга якын, ай дәвамында, ай буена. 1907 елда ул «Йолдыз» газетасыннан Мәкәрҗә ярминкәсенә корреспондент булып бара, анда айлап тора. М.Гали

2) Ай исәбеннән, айлыклап. Хезмәт хакын айлап түләү

3) Айлар буенча, күп айлар дәвамында. Мәрьям абыстай картының бу сүзләрен ишетүгә кабынып китте: «Гомәр бит айлап торырга кайтмаган, ата кеше син, файдалы киңәшләреңне бирер идең». Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә