А’Й-КОЯШ и. 1) Ай белән кояш, ай һәм кояш. Әй Тукай, ил һәм гасырда ялкының янган Тукай, Ай-кояштан, хөррияттән яктылык алган Тукай! Ш.Мөдәррис

2) күч. Бик балкып, якынлык күрсәтеп йөргән мөгамәлә. – Кычкырышканнармыни? Әле генә бер-берсенә бик ай-кояш булып йөриләр иде бит. Н.Исәнбәт

3) күч. Бөтен бер дөньяга, галәмгә тиң кадерле зат, әйбер. Ай-кояштан, Зөһрә йолдызлардан да сылурак җанкисәгем, Айсылу! Сине якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйм! Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә