АЙКА’У III ф. 1) Астын-өскә китереп эзләү, болгату. Төнне – көнгә, көнне төнгә катып, бөтен тирә-якны айкадылар. Г.Ибраһимов. Эзләмәгән җирем калмады, бөтен йортны айкадым. Мирас

2) Чагыштырмача зур араны, урынны йөреп чыгу, гизү, төрле урыннарда булу. Исмәгыйль баба – утыз өч ел буе илләр гизеп, дөнья айкап кайткан илгизәр җан – үзе генә дә ни тора. Ф.Сафин. Фронтын айкадым, ачлыгын кичердем, сәнәклеләрнең фетнәсен бастыруда катнаштым. А.Расих. Ә ул, минем газизем, инеш буйларын ураган, бергә-бергә йөргән җирләрне ялгыз башы айкаган, бәгырьләрен актарып чыгарган шәфкатьсезлектән иза чиккән. К.Миңлебаев

3) Күз белән бөтен тирә-якны күзләү, күрү. Туган авылына ничәмә елдан соң аяк баскан егетнең хәле аңлашыла: урамда берни күренми, ә аның бөтенесен үз күзләре белән айкыйсы килә. Мирас

4) Үткәннәрне искә төшерү; нинди дә булса көчле хисләр кузгату. Кешеләрнең җаннарын айкап, эшләп бетермәгән эшләре барлыгын искә төшереп, үкендереп һәм тетрәндереп агыла матәм моңы. Г.Ахунов. Ләкин күңелне айкаган җырны хәтерләмим. Күрәсең, аларның әле миңа тәгаенләнгәне булмаган. М.Кәрим. Кыз инде Гафур йөрәген айкамый иде, бүлмәне тутырган башка кешеләрне күрмәгән кебек үк, аны да күрми башлады. Г.Шәрипова. [Самат:] – Бу җырың белән җаннарны айкадың, Саимә. Рәхмәт! – диде. Г.Галиева

5) Әйләндерә-әйләндерә актару. Кинәт әтием, бик каты ютәлләп, өстәл яныннан сикереп торды. Юынгыч янына килеп, бармагы белән тамагын айкый, үзе гырылдый башлады. Җ.Фәйзи

6) Араны бозу, аерырга тырышу. Кара ки, җаным, кара ки, Без кигән караларны; Язгы кар сулары кебек, Айкыйлар араларны. Җыр

Айкап алу 1) Бер тапкыр, кыска гына айкау. Ул арада урам коймаларын ут яктысы айкап ала. М.Галиев

2) Кинәттән айкау; бөтен барлыкны биләп айкау. Тимерхан истәлекләр дөньясына кереп китсә, әйләнеп чыгар дип уйлама – җаннарны айкап алырлык итеп сөйли белә ул. Г.Ахунов. Гәүдәсенең һәр хәрәкәте, күкрәк түреннән чыккан калын йомшак тавышы белән йөрәкләрне айкап ала иде ул. М.Маликова

Айкап бетерү Бөтен җирне дә айкау, барысын да айкау. --- йөри алган яше дә, карты да эзләде Айнурны. Мәктәптә укулар булмады. Укытучылар, укучылар елга буйларын, бакча артларын айкап бетерделәр. М.Әхмәтшина

Айкап җибәрү Кинәт айкый башлау. --- бер тында бөтен дөньяны яктыртып, айкап җибәргән яшен яктысы күк, күңелгә уелып калыр идемени?! М.Вәли-Барҗылы

Айкап йөрү Төрле урыннарда булырга өлгерү, күп урыннарны айкау. --- җиде төн уртасында чыгып кит тә җәһәннәмеңне айкап йөр! Т.Мөбарәков

Айкап кайту Бар урынында да булып, бөтенесен дә күреп йөрү. Әллә шул Арча ягына барып чыгып, бер айкап кайтыйммы, дип тә уйланам. А.Хәсәнов

Айкап ташлау Көтмәгәндә, кинәт, астын-өскә китереп айкау. Шпионлык карьерасы уңышлы гына алга тәгәрәгәндә, Октябрь иске Россиянең астын өскә айкап ташлады. И.Гази

Айкап тору Даими рәвештә, бертуктаусыз айкау

Айкап узу Тоташтан айкау. Атна-ун көн эчендә бөтен Оренбург өлкәсен айкап узып, җил очырган җенле күбәләктәй пыр тузынып, Башкортстан җирләренә барып чыктык. М.Госманов

Айкап үтү к. айкап узу. Ярдан күтәрелә торган җирдән кисәк туктап, кире Сакмарга күз ташладым, карашым каршы яктагы шактый калын күренгән урманны айкап үтте. Ф.Сафин

Айкап чыгу 1) Үтәли, башыннан ахырына кадәр, буйдан-буйга айкау. Мин аның белән Колчак фронтын буйдан-буйга айкап чыктым. Г.Бәширов

2) Барысын да бер-бер артлы айкау. [Әпипә] Сикереп торды да, үз тирәсендәгеләрне усалланган күзләре белән бер айкап чыккач, үз-үзенә исе киткәндәй: «Канатым…» – дип сузды. Г.Бәширов. Мин кичә генә анда бөтен җирне айкап чыктым. Г.Әпсәләмов. Нинди ике-өч кибет[тә] генә булу? Әллә ничә урамны айкап чыктым. С.Рафиков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә