АЙКА’У II ф. Болгату, астын-өскә китерү, бутау, су, җил, өермә тәэсирендә дулкыннар хасил итеп айкалдыру, хәрәкәткә китерү. Бакты Аллага [иблис] Шушы ялыныч белән: «Дөнья беткәнче җиһанны айкарым, Бар иман, вөҗданнарны чайкарым». Ш.Бабич. Айка, давыл, диңгез өстен, Сал кырларга тавышың. М.Җәлил. Әйе, матрос ялы бетеп, эшкә урнашканчы, Иделне бер айкап керергә исәп бар. Г.Ахунов

Айкап алу Кыска вакыт эчендә, тиз генә айкау; бер тапкыр айкаган хәрәкәт ясау

Айкап йөрү Астын-өскә китереп, әле анда, әле монда булып айкау. Дошманның сакчы корабльләре дә тәүлек буенча диярлек диңгезне айкап йөрүдән туктамыйлар. Г.Әпсәләмов

Айкап тору Бертуктаусыз айкау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә