АЙКА’У I ф. Киң итеп төрле якка болгау, ян-якка селтәү. Госман, чыгу белән, дип әйтерлек, камчысын айкый башлады. Ф.Хөсни. Ак бандитлар, кылычларын, сәнәкләрен айкый-айкый, улап, акырып, Җәүдәтләрнең артына төштеләр. Г.Бәширов. Гражданнар сугышы чорында аңа атка атланып, кылыч айкап, ярты илне гизеп чыгарга туры килә. Казан утлары

Айкый башлау Айкарга тотыну

Айкап алу Кинәт айкау; бер тапкыр селтәп айкау

Айкап йөрү Төрле якка, бертуктаусыз айкау. Империя оныклары әнә Чукмар айкап йөри мәйданда. Г.Моратов

Айкап карау Сынау өчен төрлечә айкау. Сыек чыбыкны, сызгыртып, һавада айкап карады да егет тирә-якта өзлексез гөжелдәп утырган шайтан таякларының чукмар башларына, ярсып, кызып, чаж-чож суга башлады. А.Гыйләҗев

Айкап тору Бертуктаусыз айкау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә