АЙКАНУ ф. Селтәнү, кизәнү (кул яки корал белән). Гәрәй абзый, тәбене айканып ташка бәргән саен: – Менә шулай, менә шулай! – дип, тешен кыса-кыса кычкыра иде. А.Вергазов

Айканып алу Тиз генә берничә мәртәбә айкану хәрәкәте ясау. Рәшәткә башындагы чыбыркыны алдым да, бер-ике мәртәбә кул язу өчен генә айканып алганнан соң, --- шартлатып җибәрдем. Казан утлары

Айканып җибәрү Кинәт айкана башлау. Карап-карап торды да минем сумка белән Резедага айканып җибәрде: – Тай моннан, шаркүз! – дип кычкырды. Л.Гыймадиева

Айканып тору Туктаусыз, әледән-әле айкану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә