АЙКАЛЫШУ ф. Төрлесе-төрле юнәлештә тәртипсез хәрәкәт итү. Базар тулы халык айкалыша Айкалышып алу Кыска гына вакыт эчендә, берара айкалышу Айкалышып йөрү Төрлесе төрле юнәлештә айкалышу. Җилдә егылып төшкән балаларын Коткаручы кошлар шикелле, Айкалышып йөри югарыда Көмеш самолётлар төркеме... Ф.Кәрим Айкалышып кую Кинәттән, көтмәгәндә, кыска гына вакыт эчендә айкалышу Айкалышып тору Туктаусыз, һаман айкалышу |