АЙКАЛУ’-ЧАЙКАЛУ ф. 1) Айкалу һәм чайкалу, буталу. Дистә ярымлап тимер тырма, урам киңлегедәй урынны иңләп, дулкын өстендә баргандай айкала-чайкала, җир өстенә кереп китте. Г.Бәширов. Имәнлегә автобус көтүчеләр, бер урында айкалып-чайкалып торганнан соң, койма күләгәләренә, вокзал баскычларына җыелышып утырдылар. Г.Мөхәммәтшин 2) Як-якка аву, тигез бармау, алпан-тилпән килү. Тиз-тиз генә җыендылар да тагын кузгалдылар. Исерек кеше кебек айкалып-чайкалып барган Майяга Гөләшне бирергә курыкты Хәлим. Г.Гыйльманов 3) Иләсләнү, ашкыну, каядыр омтылу. Габделбәр шактый вакытка сүзсез калды. Күңеле айкалган-чайкалган иде. Казан утлары |