АЙКАЛУ ф. 1. 1) Су, җил, өермә һ.б. тәэсирендә бер яктан икенче якка чайкалу, дулкынлану, тибрәнү. Айкала суларыбыз, чайкала суларыбыз. Кайсы йолдызлар астында йөрегән юлларыгыз. Җыр. Илсөяр ыңгырашырга теләп тыпырчынды, ә күзләре асты өстенә килеп айкалган Агыйделдән әле һаман да әтисен эзли иде. Г.Гобәй. Җил дә үти үзенең эшен: Кырда дулкын айкала. Ә.Ерикәй 2) Ыгы-зыгы килү, кайнашу, мәш килү. Әпипәнең күләгәсе һаман клуб янында айкала иде. Г.Бәширов. Бу вокзал тирәсендә заграницага китүчеләр һәм аннан кайтучылар айкалалар. Г.Гали. Һавада, чәрелдәп кычкыра-кычкыра, акчарлаклар айкала. А.Шамов. Халык һаман айкала, яшьләр бер-берсенә сыенып үтә. Г.Әпсәләмов 3) күч. Туу, уяну, барлыкка килү (хис, уй һ.б.ш. турында). Аның башында бик әшәке уйлар айкалуын берәү дә белми… Г.Әпсәләмов. Давылдагы диңгез дулкыныдай Айкалалар уйлар башымда. Ф.Кәрим. «Дустының әтисенә, нигезенә хөрмәт, ихтирам күрсәткән бу бөек затны нинди гамәлләр белән олылап була икән?» дигән сорау аның баш миендә айкалды. А.Гыйләҗев 4) күч. Ашкыну, йөрәксенеп, нәрсәгәдер омтылу, иләсләнеп китү. Вадим белән Зуфирә ашкынулы өермә эчендә айкалдылар. М.Маликова. Күңел айкалу 2. айкалып рәв. мәгъ. Дулкынланып, борчылып, ашкынып. Йөрәге айкалып типкән хәлдә, [Гомәр] агитаторлар исемлегендә үз исемен көтте. Р.Шәйхетдинов Айкала башлау Айкалырга тотыну. Тын гына яткан караңгы урамда күренеп, тагын югалып, кечкенә утчыклар айкала башлады. Г.Бәширов Айкала төшү Тагы да ныграк айкалу; бераз айкалу Айкалып алу Кыска вакыт эчендә тиз генә айкалу. Чүкеч һавада айкалып алды. Ә.Гаффар Айкалып бетү Тәмам, бик нык айкалу. Актарылсын, куптарылсын, дөнья бетсен айкалып! Р.Гайфуллина Айкалып йөрү Анда-монда килеп, бик озак айкалу. Ишекләре каерылып ташланган буш амбарлар эчендә көзге җил айкалып йөри. И.Гази. Түр тәрәзә ачык иде, Бер чыпчык очып керде. Керде керүен, чыгалмый Өйдә айкалып йөрде. С.Шакир Айкалып китү Билгеле бер моменттан, нинди дә булса сәбәп белән кинәт айкалу. Салихов белән Байдамшинның көчәнмичә, кыланмыйча җырлаулары да әсирләрнең күңелләренә бик хуш килде, йөрәкләре айкалып китте. Г.Әпсәләмов. Габделбәрнең җаны айкалып китте, бу турыда берни дә белмичә яшәгән Фатыймасын кызганып, үзәге өзелеп куйды. Казан утлары Айкалып кую Кинәттән, кыска гына вакыт эчендә айкалу Айкалып тору 1) Туктаусыз, әледән-әле айкалу 2) Әле, күз алдында айкалу. Ялкау килен Пәрихәне каенанасы беркөнне җитен йолкырга җибәргән. Җитен җилдә су кебек йөгереп уйнап, айкалып тора икән. Н.Исәнбәт |