АЙКАЛДЫРУ ф. 1) йөк. юн. к. айкалу. Ерганак ачыклыгыннан шашып искән җилләр тәүдә чокыр төпкелендәге карт өянкегә килеп бәйләнәләр. Аны айкалдырып, чайкалдырып үтәләр дә юллары уртасында җайсызлап утырган безнең өйгә ташланалар һәм бертуктаусыз сызгырырга, чыелдарга тотыналар. С.Кудаш

2) күч. Берәр фаҗига, хәвефле хәбәр нәтиҗәсендә ыгы-зыгы тудыру, бик нык дулкынландыру, ярсыту

Айкалдырып җибәрү Айкалырга этәргеч бирү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә