АЙГЫР и. Ата җенестәге печтерелмәгән ат. Айгырга аз төя дә каты йөр, алашага күп төя дә җай йөр. Мәкаль. Әйтик, хуҗаның үз улы Таһир урамнан керәсе килмәгәндә, Муллагаян, еш кына, кола айгырга атланып, бияләрне, тайларны Комачка сугарырга төшә. Ә.Еники. Бигрәк тә нәсел айгыры күзен яндыра аның. [Сәхиянең] Шул айгырга атланып, авылны урыйсы, болыннарны иңлисе килә. Ф.Яруллин. Өлкән өйнең артында көмешләнгән иярле сылу айгыр, көннең кызулыгыннан, йөрүдән тирләп, башып чайкап тора. Г.Ибраһимов

Айгыр ашак Тик тора алмаучы, анда-монда атланырга торучы кыбырсык кеше. Айгыр кешнәгәндәй Шаркылдап, ихахайлап. Хәлфә айгыр кешнәгәндәй көлеп җибәрә. Ә.Еники. Айгыр кытыгын качыру Җигелмәгән, кулга өйрәнмәгән айгырны, башлап җигеп, хәлен-дәрманын алып, авызлыкка күчәргә мәҗбүр итү. [Әти] Бүген айгырның кытыгын качырып карарга кирәк булыр, диде. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә