АЙГЫЛДА’У ф. 1. Атның көчле, көр тавыш белән кешнәп аваз салуын белдерә. Айгылдап кешни айгырлар, Ярларын ташлый сулар. Без киткәч тә дөнья шулай Бик азга ямансулар. М.Галиев 2. айгылдап рәв. мәгъ. сөйл. Ихахайлап, ямьсез тавыш белән кычкырып. Тирә-якта утыручы кешеләр айгылдап көлә башладылар. Р.Батулла Айгылдап алу Кыска гына вакыт эчендә айгылдау Айгылдап тору Әле, хәзер айгылдау; бертуктаусыз айгылдау |