А’Й-ВАЙ ы. 1. Ризасызлыкны, шелтәләүне, нәрсәдән дә булса канәгать булмауны, авыртуны, сызлануны, куркуны һ.б.ш. тойгыларны белдергәндә кулланыла. --- кичкән хәлләрне сөйләп биргәч, ике кулы белән эре сөякле яңакларын кысып тоткан директор Фенстер теше сызлаган кешедәй ыңгырашып куйды: – Ай-вай-вай-й-й!.. Р.Вəли. Күзләрем йомылмый, Авызым ачылмый. Ай-вай тешем, вай, тешем! Сызлавы басылмый... Ш.Галиев 2. и. мәгъ. Ризасызлык, канәгатьсезлек, зар; шелтә. Ай-вайлары күп булды. Ай-вайлары бөтен ишегалдына ишетелеп тора ◊ Ай-ваена куймау Киреләнеп торырга ирек бирмәү. Алай итеп булмаган, Ай-ваена куймаган. Бәет. Әнисе аны, ай-ваена куймый, кыстап чишендерде дә ләгәнгә утыртты. Ә.Фәйзи. Ай-вайга карамыйча (карамастан) 1) Бернәрсәгә карамыйча, беркем яки бернәрсә белән дә хисаплашмыйча, беркемнең дә сүзен игътибарга алмыйча. Банкетлары да шул бүлмәдә узды, шунда ук, ай-ваема карамыйча, кунарга да калдырдылар. К.Миңлебаев. Бераз икеләнеп торганнан соң, әти, әнинең ай-ваена карамыйча, безнең сыерны, кышлый асрап чыгу өчен, җизниләргә биреп җибәрергә булды. Ф.Хөсни; 2) Кемнең дә булса каршы килүенә карамыйча, нәрсәдер эшләргә мәҗбүр итү. Ул чат ябышты дәрвишкә, ай-вайга да карамады, аны кунакка алып китте. Мирас. Ләкин, ярсынып, Фәүрия килеп керде һәм, һичберсенең ай-ваена карамыйча, Гөлсәйдә белән үзенең барачагын белдерде. Ф.Яруллин. Бикә белән Морза, ананың ай-ваена карамыйча, теге миңле кызны үзләре белән алып киттеләр. Г.Галиев. Ай-вай итү Берәр кайгы, бәла-каза, үлем-җитем килгәндә елау-сыктау яки куанычтан үзара шау-гөр килү. Иртәгәсен сыерым җитәкләп мин, Алып киттем күрше базарга; «Ай-вай» итеп, үкереп-үкереп елап, Хатын егылып калды абзарда. Ш.Маннур. Ай-вай килү к. ай-вай итү. Ай-вай салу к. ай-вай итү |