АЙ II ы. 1) Авырту, сызлану, әрнү, газаплану һ.б.ш. хисләрне белдерә. [Зифа:] Учларым кабара язды бугай. Ай, --- кара әле, Сылу, чынлап та кабарып чыккан. М.Фәйзи

2) Соклану, шатлану, гаҗәпләнү, якын күрү, үз итү хисләрен белдерә. [Ана:] – Ай балам! Бу җирләрдә ризыкларың бетмәгән икән әле, – диде дә кочаклап катты. Г.Ибраһимов. – Ай Аллам! – ди карчык, җанланып китеп. – Карасана, танымый да торам ласа, Әхмәтвәли бәпкәм, син икәнсең. Ә.Еники

3) Эч пошу, кайгыру, борчылу, ачыну, үкенү хисләрен белдерә. Ай, түрәм, ай! Безне кемгә калдырдың, ай! Г.Ибраһимов

4) Нәрсә дә булса теләү, зарыгу хисләрен белдерә. Ай, тагын бер күрергә иде үзен, айдай матур йөзен! Н.Исәнбәт. Ял итәргә вакыт юк. Иртәгә тагын эшкә барасы бар. Ай, урыннан тормыйча, атна буе ял итәр идем дә соң… Г.Шәрипова

5) Канәгатьсезлек, риза булмауны, икеләнүне һ.б.ш. хисләрне белдерә. [Биктимер:] Ай бу Нургалине, вакытсыз өйләнеп бөлдерде бит атасын. Т.Гыйззәт. Ай, тәмам сагыз булдыгыз ла соң, яшьләр, сөйлә дә сөйлә, дисез, тын алырга да бирмисез. А.Шамов. «Ай, кыйммәт сорый әткәй! – дип куырылып калды Хәмит һәм калтыранган тавыш белән сорады: – Кемгә?» Г.Шәрипова. Ай-й, җил керә башлады; һава бозыла дип әйтимме? Р.Ишморат

6) Озын җырларда ялгау өчен музыкаль фраза буларак кулланыла. Ай бормалы, бормалы ла, Бормалы су буйлары. Җыр. Ай йолдызым, йолдызым, Йолдызым – Рушаным, Син йөргән гөл бакчасына керергә тырышамын. Җыр. Үз бәхеткәйләрең, ай, булмаса, Байга хезмәт итеп кем ярый. Җыр

7) Шигырьләрдә иҗек санын тутыру өчен килә. Ай нужа, вай нужа, Кемнәр башыннан уза! Н.Исәнбәт. Ай Дилбәр, вай Дилбәр! Йөзең гөлгә тиң, диләр

Ай, рәхмәт төшкере, кулыңа гөлләр үскере Бер-бер ярдәм күрсәткән кешегә рәхмәт теләге



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә