АЙ I и. 1) Кояш нурлары яктылыгын чагылдыра торган һәм Җирнең иң якын табигый иярчене булган күк җисеме. Ай янында якты йолдыз, Минем йолдызым гына. Җыр. Бер кырыйда тулган ай, урман эчләренә моңсу ак нурын сибеп, әкрен генә йөзә. Г.Әпсәләмов. Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов әгәр булса Кояш, Ай кеби, Нурны алардан икътибас иткән бу баш. Г.Тукай

2) Астрономик елның һәрберсе аерым исем белән йөртелә торган уникедән бер өлеше. Остабикә үзен, озын, озак бураннар, каты суыклардан соң, кинәт кенә май аеның иркәле кояшы алдына барып чыккан әдәм кебек хис итте. Г.Ибраһимов. Май айлары. Бөтен дөнья яшел киемнәргә киенгән. Һ.Такташ. Ул китте, дөньяны февраль аеның тәртипсез, мәгънәсез бураннары басты, аннан март аеның иләмсез, холыксыз җилләре исте. М.Мәһдиев

3) Календарь елның бер ае чамасындагы вакыт арасы. Шул йомшаруның башлануына бер ай дигәндә, картның, чыбыркы тотып, сыер артыннан йөрерлек чамасы бөтенләй бетте. И.Гази

4) Мәчет манарасының очына куелган ураксыман әйбер. Кичә җомга намазы да булмый калган. Ае кыйблага карамагач, дөрес булмый, ди. Г.Гыйльманов. Бабаларыбыздан мирас булып калган изге намаз йортларының айлары сындырылган, манаралары киселгән, михраблары кубарылган, алар йә клуб, йә мәктәп биналарына --- әйләндерелгән иде. Р.Әмирхан

5) Төрки халыклар яши торган кайбер илләрнең (мәс., Төркиянең) флагына төшерелгән рәсем

6) Кызыл ай җәмгыяте эмблемасындагы бер деталь

Ай белән көндәй, һәркемгә бердәй Һәркемгә яхшы һәм һәркемгә кирәкле, гадел кеше турында. Ай бирде, кояш алды Күзгә бик азга гына күренеп, тиз югалган яки яшьли үлеп киткән якын кеше турында. Айга күлмәк киертмиләр Табигый матур, сау кешене артык киендерәсе-ясандырасы юк, мәгънәсендә. Зарар юк, матур булгач, киенмәсәң дә ярый ул, айга күлмәк киертмиләр. Бар, тизрәк чыгып ач! Г.Камал. Айга сикерү Азу-тузу, чамадан ашу, ашкыну, гайрәте ташыганнан нишләгәнен белмәү. Айга утыз көн ирон. Бушка, түләве булмаган хезмәт көне язылуга, я тамак ялына эшләп йөрү хакында. Син ничегрәк соң? Айга утыз көн эш хакы алып эшләп йөрисеңме әле? Айда бер, кайда бер, дигәндәй Ара-тирә, сирәк кенә булгалап үтүче, сирәк күренүче тансык әйбергә карата. Айда бер, кайда бер, дигәндәй, театр килә. Социалистик Татарстан. Айдан ару бул, судан сылу бул Айдан пакь, гөнаһсыз, чиста бул, борылып аккан су-елга кебек ямьле, матур бул, дигән мәгънәдә. Айдан кыеп алгандай Түгәрәк тулган айның бер кырыен пычак белән кыеп, кисеп алгандай. Матур-матур көннәрдә кулына, айдан кыеп алгандай, тәмле кыерчык ипи тотып, безнең тәрәзәгә карый-карый, көлә-көлә, рәхәтләнеп чәйни-чәйни урам уза. Ә.Баянов. Айдан төшкән кеше кебек Үз ишләре арасында үзен чит-ят кеше кебек тою, тартынып утыру. Айдан төштеңме әллә? Дөньядан, тормыштан хәбәрсез, ят сүзләр сөйләп, сәер сораулар биреп утырган кешегә карата әйтелә. Әбәү, айдан төшкән кеше кебек сөйләшеп утырмачы. Р.Төхфәтуллин. Ай дисәң авызы, көн дисәң күзе Шул дәрәҗәдә матур, шул дәрәҗәдә нурлы. Айдыр әгәр Үз сүзенә, вәгъдәдә тугрылыгына Айны танык итеп ант итү. Ай йөз Айның нурлылыгын йөзгә күчереп, берсе урынына икенчесен алыштырып әйтү. Әгәр җәннәттә күрсәм бән йөзеңне, күрермен ай йөзендә үз йөземне. Г.Тукай. Аның кем ай йөзендә миң яратты. Аягына сачыны тиң яратты. Мәхәббәтнамә. Ай йөр, аман йөр Юлга озатканда әйтелә торган теләк. Ай киткән, ел киткән, энә буе җир киткән Торган җиреннән беркая да китмәүгә, һаман бер урында таптануга карата әйтелә. Ай күрде, кояш алды Тиз арада күренеп китү, бик тиз юкка чыгу. Мине исә ай күрде, кояш алды. М.Мәһдиев. Бу тикле булган, өлгер егетләрне күргәнем юк иде. Ай күрде, кояш алды, дигәндәй, кай арада җыелып та беттегез. Р.Мөхәммәдиев. Тукай бик яшьли әрәм булды, безнең әдәби күгебездә бик тиз балкып күренеп кенә үтеп китте, ай күрде, кояш алды. Тәрҗеман. Күзләремә күренеп кенә калды. Әйтерсең ай күрде, кояш алды. Мәдәни җомга. Айны итәге белән каплар иде Комсыз, барын да басып алырга, үзенеке генә итәргә омтылучы; эгоист. Айныкын айга җиткерү Айлык хезмәт хакын ай ахырынача тотарга җиткерү. Айның ундүртенче кичәсе кебек Яше җиткән матур кызның яки егетнең нурлы йөзен айның яңа гына тулып торган чагына тиңләп әйтелә. Ай үсәсен көн үсә Әкияттәгечә тиз үсә, зурая, мәгънәсендә. Ул, әкияттәге баһадир кебек, ай үсәсен көн үсә, үзе көннән-көн асыллана бара. Ай юктан чыраг Төп урын тоткан әйбер үзе юклыктан, икенче бер затсыз әйбергә канәгать булып торырга мәҗбүр булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә