АЗЫНУ ф. 1) Азгынлыкка, бозыклыкка бирелү; бозык кешегә әйләнү. Ул азынып, тугарылып йөри, Азып тузу аңа – мәртәбә! Зөлфәт 2) Артык тәртипсезләнү, тыйнаксызлану; шуклыкка бирелү. Үзе һөнәр училищесын тәмамлаган Моратка әлеге кыланышлар ят булмаса да, бу дәрәҗәдә үк азынуны күргәне юк иде әле. З.Фәйзуллин // Рәте китү, рәтсезләнү, бозылу, көе китү, тәртибе чуалу. Кичке якка сыерлар азындылар, төрлесе-төрле якка таралыша башладылар. А.Хәсәнов 3) Оятсызлану, оятсыз рәвештә эш итү; юньсезләнү. Бәяләр дә шашынды, бәяләрдән битәр түрәләр азынды, майларына чыдаша алмый үтләделәр. Н.Хәсәнов. Хәзер бит ирләр азынды. Хатыннары туйдыра, ә аларның эше рәхәт, дандарага җон тетеп йөриләр шунда. М.Мәһдиев 4) Артык күп булып үрчү. Кемнәрнеңдер чүп агач – Америка өрәңгесе утыртып, хәзер шул агачның, азынып, урманнарга үтеп керә башлавын каһәрли. А.Гыйләҗев Азына бару Торган саен, көннән-көн ныграк азыну. Ул шулай кыланган саен, Кәрәм азына барды. Ф.Садриев Азына башлау Азынырга тотыну. Соңгы вакытта Мансур артыгын азына башлаган иде. Т.Галиуллин Азына төшү Бераз, берникадәр азыну Азынып алу Кыска гына вакыт эчендә азыну. Азынып алсаң да, хатаң тану кирәк. Ш.Җиhангирова. Инде килеп, син дә исәпләп кара: олыгайгач, ир кеше бер тапкыр азынып ала. Табигать законы ул. М.Мәһдиев Азынып бетү Бөтенләй, тәмам азыну; барысы да азыну. Аннары: – Акчаны күп каера болар, братан, акчаны күп «төшереп» азынып беткәннәр, синең тиеннәрең белән хисаплашып та тормыйлар, – дип өстәде. М.Шаhимәрдәнов Азынып җитү Тәмам азыну; азынуның чигенә җитү Азынып йөрү Озак вакыт дәвамында азынган булу. Оятсыз, таңга чаклы азынып йөрүеңнең азагы шул булдымы? Г.Галиев. Эчеп, азынып йөргән икән, җәзасын алган, штраф түләгән. Унбиш тәүлек утырган, хөкем ителгән. М.Насыйбуллин Азынып калу Азынырга өлгерү. Һай, җүнсезләр, көш, дим, көш, азынып калыгыз, киләсе елга берегезне дә калдырмыйм, чисти үзәкләремә үттегез, гомерләрем әрәм узды... М.Мәһдиев Азынып китү 1) Соңгы вакытта азыну. [Сафа кебек] Кабахәт җаннарга шулай кирәк, ярлы кызларны мыскыл итмәсеннәр. Бик азынып киткәннәр иде. А.Шамов 2) Билгеле бер вакыттан алып азыну Азынып кую Көтмәгәндә, кинәт азыну |