АЗЫ’К-ТӨЛЕК и. 1) Ашарга яраклы әйберләр, азык продуктлары. Марат әйткән матур шәл артыннан бик күп нәрсә азык-төлеккә алыштырылган, сандык төбе тәмам коргаксыган. Г.Гобәй. Әле аңа нихәтле азык-төлек, кием-салым кирәк. К.Нәҗми. Үзәктән бүленеп калган авыл-кышлакларга азык-төлек илтергә кирәк иде. З.Фәйзи. Ашыгып, Гомәрнең юл капчыгына оекбашлар, сөлге, яулыклар һәм азык-төлекләр салып йөргән Камилә дә үкси башлый. Ә.Еники

2) Терлек (мал) азыгы. Мал-туарны, хуҗалыкта азык-төлек булмаган хәлдә, үлемнән коткарып калу – ул безнең өчен зур сынау, бу – безнең намус эшебез. А.Расих



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә