АЗЫ’КТАМЫРЛАР и. күпл. Тамырларының юанайган өлеше азык буларак кулланыла торган яшелчәләр. Азыктамырлар төркеменә өч ботаник семьялыкка караган үсемлекләр (зонт чәчәклеләр, алабутачалар һәм әвернә чәчәклеләр) керә. Яшелчәчелек. Азыктамырлар чи килеш яхшы сакланалар һәм ел буе халыкның азык рационының аерылгысыз өлеше булалар. Яшелчәчелек. Азыктамырларны траншеяларга катлаулап салмаганда, корзинкалардан яки капчыклардан бушатып тутыралар. Яшелчәчелек



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә