АЗЫКЛАНУ ф. 1) Берәр төрле азык кабул итү, ашау-эчү

2) күч. Рухи, иҗади канәгатьлек алу. Октябрьгә кадәр, көрәш ялкыны белән азыкланып, берничә әсәр язып ташланылган иде. Г.Камал. Төркиядә белем алу, гарәп-фарсы телләрен өйрәнү, төрек теле һәм әдәбияты белеме нигезләре белән танышу, төрек әдәбияты һәм әдәби фикер үрнәкләреннән азыклану булачак галимнең филологик карашлары формалашуга зур йогынты ясаган. Мәдәни җомга

Азыкланып алу Тиз арада азыклану. Юлга чыгар алдыннан, бераз азыкланып алдылар. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә