АЗЫК и. 1) Ашау-эчү өчен кулланыла торган продукт, ашамлык, ризык. Чык беткәнче дип, умарта кортлары шул аланлыкны бизәгән матур чәчәкләрдән бал алырга, үзләренә кышлык азык әзерләргә төшкәннәр. М.Гали. Әткәйләр киткәндә катык оеп житмәгән, шуңа күрә азык алмый киткәннәр икән, аларга ашарга илтергә кирәк булды. Г.Ибраһимов. Ашны тәмле итәсегез килсә, аңа азыкларны чама белән генә салыгыз. Татар халык ашлары

2) Ашау-эчү, туклану, тамак туйдыру. Азык ягы начар тора. М.Гали. Азык мәсьәләсендә көймә тагын комга терәлде. М.Гали. Юк, теш белән тартып чишә алмаслык бер чи төен булды бу азык мәсьәләсе. Ә.Еники

3) күч. Берәр төрле эшчәнлек өчен материал, иҗат чыганагы. Алар [агачлар] тирә-якка үзенә бертөрле төс бирә. Художник өчен монда «азык» күп. Г.Әпсәләмов. Шагыйрь, язучы, драматург – гомумән, иҗат кешесе, уйлану өчен азык бирә, башкаларны рухландыра. Мәдәни җомга // Рухи канәгатьләнү хисе, күңелне канәгатьләндергән нәрсә. Уеннар да уйналып бетә – әйтелмәгән такмак, табылмаган табышмак калмый. Балаларның кызыкка сусаган йөрәкләре яңа азык сорый. Ә.Фәйзи. [Мортазин] Миллионнар белән идарә итүдән тәм һәм рухи азык таба, үзен көчле итеп сизә. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә