АЗЧЫЛЫК и. 1) Нинди дә булса бербөтеннең, берәр төрле төркемнең азрак, кимрәк өлеше, кисәге. Укучыларның күбесен таратып, азчылык белән монда тик ятарга уйламыйсыздыр бит? З.Фәйзуллин. Мондый вазгыятьтә милләтнең күндәм күпчелеге булган кебек, көрәшче азчылыгы да булырга тиеш. Мәдәни җомга 2) Нәрсәнеңдер саны, күләме ким булу. Бердән, алар үзләренең азчылык булуларын сизделәр, икенчедән, Габдулланың теленнән курыктылар. Ә.Фәйзи |