АЗУ’-ТУЗУ ф. 1. Азгынлыкка бирелеп, эштән чыгу; бозык юлга керү, әхлаксызлану. Болай үзе [егет] азып-тузып йөргәнгә охшамаган. Г.Галиева

2. җый. и. Һәртөрле азгынлык, әхлаксызлык. Әдип юл буе Гайнанның яшь егетләрчә зифа буй-сынына, азу-тузуны белмәгән, бозылмаган саф яшьлегенә кызыгып барды. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә