АЗУ ф. 1) Азгынлыкка бирелү, бозык (яман) юлга керү, әхлаксызлану. Егетнең анасы бу саф дуслыкны кайдандыр ишетә дә, углым азган икән, Казанда әллә ниткән мөселман марҗалары белән сихерләнеп йөри икән, ди. Г.Ибраһимов. Мин, имеш, азам, Мин, имеш, тузам; Гөнаһым – тузан, Тау кебек – җәзам… Ш.Бабич 2) Үз-үзен тотышы начарлану, тәртипсезләнү. Бала азар булса да, ана бизәр түгел. Әйтем 3) Нинди дә булса процесс көчәеп китү, үсү. --- аның [Батырша] турында роман иҗат иткән Җәмит Рәхимов сүзләре белән әйтсәк, мөселманнарны чукындыру иң нык азган бер вакытка туры килә. К.Нәфыйков // Начарлану, көчәеп китү (авыру, яра турында). – «Җаны азгынның тәне дә азгын» дигәннәре дөрес. Бәләкәй генә җәрәхәте, азып, башына җитте, – дип уфтана-уфтана, әкият сыман сөйли иде. Ш.Янбаев 4) Нинди дә булса бер эшкә омтылу, нәрсә дә булса эшләргә ашкынып, ярсып тору. Арслан йөрәк, никтер, Азган йөрәк, никтер, Тын тибә. М.Җәлил 5) сөйл. Артык үсеп китү (үсемлекләргә карата). Суган кыякка азган. Бәрәңге сабакка азган 6) диал. Үрчү, сан һәм күләм ягыннан таралып, артып китү. Ул вакыттан бирле күпме халык азгандыр… Мирас 7) Хайваннарда, нәсел үзгәрүдән, яңа токым барлыкка килү Аза бару к. азып бару. Ярдәмчеләрнең сөйләвенә караганда, Шамбы аза бара иде: әллә нинди курсларга йөреп, суыткычлар буенча мастер булган, уңайлы эшкә урнашкан. М.Насыйбуллин Аза төшү Тагын да азу Азып бару Акрынлап, азгынлыгы көчәю. Күз алдында сәүдә азып бара, Бозыклыкка ничек карышасы?! И.Гыйләҗев Азып бетү Тәмам азган булу. [Мулла:] Үткән елгы хәлфәмез дә яхшы кеше иде. Кыш буе ник кенә бер баланы чиертсен! Балалар, ягъни мәсәлән, тәмам азып беттеләр. Ш.Камал Азып йөрү Даими рәвештә, хәзерге вакытта азган булу Азып китү Уйламаганда, көтмәгәндә, кинәт азу. Ярчык утыра минем күкрәктә, Гаптелмән абзый, мина ярчыгы. [Гаптелмән]: Докторларга барырга кирәк иде, энем, азып китүе бардыр бит. Р.Ишморат. Әминә панарицийның җан өзгеч газаплы шеш булуын белсә дә, моның ише азып киткән рәвешен күргәне юк иде әле. Г.Минский Азып яту Әле, хәзер азган булу. Үзгәрәбез яхшы, яманга да... --- Үзгәртәме заман базары? Намуслылар илнең йөген сөйри, Азып ята әле азары. М.Шиhапов |