АЗСЫНУ ф. Аз күрү, җитәрлек дип санамау, канәгать булмау. – Мә, сиңа бүләгем булсын, азсынмыйча кабул ит, – диде ул, кулындагы әчмуха чәйне карчык алдына куйды. Г.Минский. [Егет:] Мин, Гомәр абзый, бу турыда әти белән киңәш-табыш итеп карыйм әле. Жалованьены азсынырлар азсынуын да инде, эш өметле, дигәч, тагы ни әйтерләр. Ф.Әмирхан. [Кыз] Форточкадан кергән һаваны азсынып, тәрәзәсен киереп ачып куйды. Р.Мөхәммәдиев Азсынып тору Аз дип санап тукталып калу; аз дип уйлап, икеләнеп калу. Биргән бәягә риза булмыйча, азсынып тору |