АЗОТЛА’У ф. Азот, азотлы матдәләр белән туендыру, азот кертү (мәс., туфракка) Азотлап бетерү Тулысынча, бөтенләй азотлау Азотлап тору 1) Даими рәвештә, һәрвакыт азотлау 2) Әле, хәзерге вакытта азотлау. Борчак чәчелгән басуны икенче елда азотлап торуның кирәге юк. Татар иле Азотлап чыгу Барысын да башыннан ахырына кадәр азотлау |